Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге бинасында 24 май көнне гореф-гадәт буенча, мәктәп балалары белән очрашу булып узды

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Чираттагы очрашуга шәһәребезнең 6  нче урта белем бирү мәктәбенең  10 нчы сыйныф укучылары килде. Монда гаилә байлыгы, андагы мөнәсәбәтләр һәм гаилә корыр алдыннан зур әзерлек кирәклеге турында әйтелде. Бүлек белгече Юнысова Светлана Анатолий кызы укучыларны гражданлык хәле актлар теркәүнең тарихы белән, димографик күрсәткечләр белән таныштырды. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар һәм инде очрашу азагында кунаклар тантаналар уздырыла торган бүлмәләргә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International