Юбилярларны хөрмәтләү тантанасы агачлар утырту белән тәмамланды.

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Һәр бәхетле пар "Татмедиа" бинасы янындагы скверда агач утыртты.

 

Бүген "Казан " гаилә Үзәге хезмәткәрләре юбилярларны гадәти булмаган шартларда котладылар.  Бәйрәм Россиядә ЗАГС органнарына  100 ел тулуга багышланды. Алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парлар "Татмедиа" ның конференц-залына җыелдылар. Биредә алар өчен Казан шәһәр Думасы депутаты Бильгильдеева Раушания Габделәхәт кызы һәм "Казан" гаилә Үзәге хезмәткәрләре тарафыннан җылы котлау сүзләре яңгырады.

 

 

Һәр парга Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырды. Тантанадан соң  "Татмедиа" бинасы янындагы скверда юбилярлар агачлар утырттылар.  Бу агачлар озак еллар казанлыларны сөендереп торыр дип ышанабыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International