Ирле-хатынлы Маломуринларның алтын туйлары

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның 25 маенда Чистай районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күркәм гаилә парын – тигезлектә, татулыкта яшәүче Любовь Николаевна һәм Рудольф Иванович Маломуринларны алтын туйлары белән ихластан тәбрик иттеләр.

Әлеге искиткеч бәйрәм белән Маломуринларны ихлас күңелләреннән  балалары, оныклары тәбрик итте. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Оксана Тихонова юбилярларны кайнар  котлады, Рәхмәт хатлары һәм “Совет да любовь” истәлек билгесе тапшырдылар.

 Ирле-хатынлы Маломуринлар юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар һәм үзләренә күрсәтелгән игътибарга олы рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International