Май аенда Мамадыш район мәдәният йортында алтын һәм бриллиант туйларын уздыручы парларны тантаналы рәвештә котладылар. Килә алмый калган гаиләләрне авыл җирлеге башлыклары өйләренә барып тәбрикләде.
Үсәли авыл җирлегендә 2017 елны 4 гаилә үзләренең алтын туйларын билгеләп үтә. Алар Багавиевлар, Гумаровлар, Камаловлар һәм Борисовлар гаиләләре. Бу парлар барысы да эш сөючән, тырыш, үрнәк гаиләләр. Борисовлар гаиләсе бу җирлеккә 2000 елны гына килеп төпләнгәннәр, Михаил абый тумышы белән Тукай , ә Елена апа Зәй районыннан. Алар Яр Чаллы шәһәрендә танышалар.1967 елның 1 апрелендә кавышалар, 4 бала тәрбияләп үстерәләр, үз өйләрен җиткерәләр. Икесе дә инвалид булуына карамастан беркемгә дә зарланмыйлар, ә киресенчә, һәр кешегә ярдәмгә килергә әзер торалар. Киләчәккә ышаныч, бер-берсенә үзара хөрмәт аларга яшәргә көч бирә.
Гомәревлар гаиләсе 3 бала тәрбияләп үстерә. Фәрит абый гомере буе шофер булып эшли, ә Сәвия апа пенсиягә чыкканчыга кадәр Үсәли урта мәктәбендә пешекче булып хезмәт итә. Үзара аңлашу, бер-береңә хөрмәт, тырышлык –менә шундый холык үзенчәлекләре берләштерә Гөмәревлар гаиләсен.
Гаилә көненә багышланган бәйрәм көннәрендә Үсәли авыл җирлеге башлыгы Зиатдинов Альмир Имаметдин улы бу гаиләләрдә булып кайтты. Аларны алтын туйлары белән ихлас котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ходай гаиләләргә сәламәтлек, бәхет, иминлек бирсен, балалары, оныклары, оныкчыклары һәрвакыт килеп шатландырып, сөендереп торсыннар!