Мәктәп укучыларына Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә хокукый белем бирделәр

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елнын  24 маенда М.К.Тагиров исемендәге 1-нче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары белән “Гаилә кодексы һәм  ГХАТ органнары хокуклары” темасына әңгәмә узды. Әңгәмә барышында идарә хезмәткәрләре гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре хакында сөйләделәр.

Укучылар әлеге тема хакында актив фикер алыштылар. Узган гасырның 20-нче, 30-нчы елларда әзерләнгән актлар һәм безнең заман актлары чагыштырмасы аеруча кызыксыну уятты. Югары сыйныф укучылары, тормышның тумыштан соңгы көнгә кадәр булган граңданлык хәлен чагылдыручы барлык төп вакыйгалары ГХАТ идарәсендә теркәлергә тиеш.  Шундый теркәү дәүләт һәм җәмгыять, шулай ук гражданнарның   мәнфәгатьләрендә  зур урын ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International