Түбән Кама ГХАТ Идарәсе республика зона турының һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр арасында

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

      2017 елның 24 маенда Әгерҗедә башкарма комитетларның шәһәр округлары һәм муниципаль районнары ГХАТ органнары арасында, Рәсәй ГХАТ бүлекләренең 100 еллык юбилеена багышланган, "Татарстан Республикасының граждан хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы” республика һөнәри осталык бәйгесенең  зона туры узды.

     Быел бәйгедә 15 катнашучы булды. Алар Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Тукай, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск һәм Әгерҗе муниципаль районнарыннан иде.

     Катнашучылар дүрт номинациядә көч сынашты:

     "Никахлашу тантанасын рус телендә иң яхшы алып баручы";

     "Никахлашу тантанасын татар телендә иң яхшы алып баруч";

     "Балага исем кушу тантанасын иң яхшы алып баручы";

     "Юбилярларны хөрмәтләү тантанасында иң яхшы алып баручы".

     Эш нәтиҗәләре буенча,  жюри җиңүчеләр арасында – Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләрен билгеләп үтте.

     “Никахлашу тантанасын рус телендә иң яхшы алып баручы" номинацииясендә беренче урынны һәм "Балага исем кушу тантанасын иң яхшы алып баручы” номинацииясендә икенче урынны Алсу Вагизова алды. Ул никах теркәү тантанасын  инглиз һәм татар телләре элементлары белән,  өч балага исем кушу тантанасын күрсәтү белән чыгыш ясады.

    “Никахлашу тантанасын татар телендә иң яхшы алып баручы” номинацииясендә беренче урынны Садыкова Фирюзә алды.

    "Юбилярларны хөрмәтләү тантанасында иң яхшы алып баручы" номинацииясендә беренче урынны Айгөл Фазлыева алды, ул энҗе юбилей күрсәтте.

         Бәйге 2010 елдан үткәрелә. Ул җәмгыятьтә гаилә ролен һәм абруен күтәрү максатыннан,  культура дәрәҗәсен һәм ГХАТ Идарәсе белгечләре җәмгыяткә хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру өчен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International