"Бәхетле гаилә мәктәбе" кабат үзенең тыңлаучыларын җыйды.

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Тренинг атна саен сишәмбе көнне үткәрелә.

 

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә янә "Бәхетле гаилә мәктәбе " дәресе узды. Дәресне КЦСО "Доверие" психологы үткәрә.  Булачак парлар психолог белән бергә үзләре корачак яңа дөньяның ишекләрен ачтылар. Нинди булыр бу дөнья - тулы мәхәббәт, ышаныч һәм хөрмәт белән тулымы яки аңлашылмаучанлык һәм конфликтларга бай булырмы– күп очракта аларга бәйле. Нәкъ менә психолог белән очрашу парларга алдан уйлап эш итәргә булыша да инде.

 

Укулар атна саен 10.00 сәгатьтә сишәмбе көнне үткәрелә, керү бушлай. Дәрестән соң "Казан" гаилә Үзәге хезмәткәрләре яшь парларга тантана булачак залларны күрсәтәләр, барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International