Чистай шәһәрендә өчйөзенче бала теркәлде

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2017 елның 23 маенда өчйөзенче бала тууын  теркәделәр.

Яңа туган малайның әти- әнисе Алексей һәм Вера Кубаревлар ЗАГС бүлегеннән төсле открыткалар һәм сабыйга беренче фотоальбом алдылар. Александр әлеге гаиләнең өченче баласы, ә Чистай районында исә ул өчйөзенче бала булып туды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International