2017 елның 23 маенда Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланында 1 нче һәм 2 нче урта белем бирү мәктәпләренең бишенче һәм алтынычы сыйныф укучылары өчен, "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе узды.
Башкарма комитетның Кама Аланы ГХАТ бүлеге башлыгы Әлфия Хаппанова "ГХАТ һәм гаилә" темасына дәрес үткәрде. Ул укучыларга ГХАТ органнары тарихы, гражданлык хәле актларын теркәүнең төп төрләрен сөйләде, укучыларны "гаилә" һәм "никах" төшенчәселәре белән таныштырды. Укучылар гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт һәм тугрылык мөһимлеге турында актив бәхәсләштеләр.
Очрашу ахырында мәктәп укучылары "Әти, әни һәм мин – бәхетле гаилә" викторинасында, "Гаилә – ул кечкенә Галәм" исемендәге эшлекле уенда катшнаштылар.