Чистайның Никахлашу сараенда алтын туйларын билгеләп үттеләр

2017 елның 20 мае, шимбә

 2017 елның  20 маендә  Чистайның  Никахлашу  сараенда   Хуснулиннар  алтын туйларын   билгеләп   үттеләр.   Моннан  нәкъ  50 ел  элек   шул көнне  алар бер- берсен  ир  белән  хатын  дип   атаганнар.

Ольга Михайловна  Һәм  Раис Шакирович  үзләренә  лаек  малай Һәм кыз  тәрбияләп  үстергәннәр.  Аларның   хәзер   менә  дигән оныклары  Һәм оныкчыклары бар.  Бәйрәм  көнендә  юбилярлар   ЗАГС  бүлеге  начальнигы   Вера  Николаевна  Белова- Реутинадан,  туганнарыннан,  якыннарыннан  котлаулар  алдылар.  Традиция  буенча  алар  юбилярларның  Мактау  китабына  кул  куйдылар,  алтын  балдаклар  алмаштылар.  “Яшь  өйләнүчеләр“ хөрмәтенә  юбилей  вальсы  яңгырады.  Бу искиткеч  күркәм  бәйрәм  булды!

Күп  вакыт  үтүгә  карамастан,  әлеге  парлар  бер-берсенә  булган  ярату   һәм  җылылык  хисләрен  югалтмаганнар.  Бу  якты  һәм  эчкерсез  мәхәббәт  аларга  һәрчак  ярдәм  иткән,  ул  аларның  узган  юлларында  алтын  эз  булып  балкый. Әлеге  мөлаем  һәм  матур  парга  карап  тулы  ышаныч  белән:  “Мәхәббәт  яшькә  карамый!  Мәхәббәт  могҗиза  тудырырга  сәләтле!” – дип  әйтергә  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International