Бәхетегез гомерлек булсын!

2017 елның 21 мае, якшәмбе

 Спас районы Болгар шәһшрендә яшәүче ирле-хатынлы Ананьевлар гаиләсе күпләргә үрнәк булырлык. Бу ел күп балалы гаилә өчен үзенә күрә юбилей елы дип тә әйтергә була: Анжела белән Алексейның гаилә корып яши башлавына ун ел булса, майның соңгы көнендә игезәк улларына берәр яшь тула.

Саша белән Андрей үзләренең беренче туган көннәрендә әти-әнисен, апаларын, әбиләрен һәм башка туганнарын сөендерергә теләп, мөстәкыйль рәвештә атлап йөрергә өйрәнеп киләләр. Баксаң, аларның туганнары арасында да игезәкләр бар икән. Мәсәлән, Анжеланың да, Алексейның да гаиләсендә игезәк абыйлары бар. Шулай булгач, Ананьевлар гаиләсендә берьюлы ике ул тууына гаҗәпләнерлек тә түгел. Дөрес, мәшәкатьләре сизелерлек арткан, әмма бу мәшәкатьләр гаиләгә бары тик шатлык һәм юаныч кына китерә.

Алтынчы класста укучы Аделина – әнисенең төп ярдәмчесе. Ул уку алдынгысы, казакларның “Хуторок” балалар ансамблендә җырлый. Биш яшьлек Ульяна әлегә “Теремок” балалар бакчасына йөри. Аннан кайткач мәш килеп энекәшләре белән уйнарга ярата. Шулай да, игезәк балалар янында күбрәк әниләренә булырга туры килә. Аларны акыллы, тәртипле итеп тәрбияләү җиңел түгел. Моның өчен әниләрдән күп тырышлык һәм түземлек таләп ителә, шуларга әле тагын бөтен йөрәк җылысын да кушарга кирәк.

Моның белән Анжела да килешә. Баланы тәрбияләп үстерү өчен беренче чиратта ана күп көч куярга тиеш. Дөрес, Анжела иренең ярдәмен һәм җылы кайгыртуын һәрвакыт тоеп тора. Шунысын әйтергә кирәк, Алексей  армия хезмәтен кайнар нокталарның берсендә үткән, хәзер ул шофер булып эшли, буш вакытында яңа йорт төзү белән шөгыльләнә. Туганнары да булыша. Яңа йортны тергезгәч, Анжеланың Красная Слободада яшәүче әнисен үз яннарына алырга җыеналар. Ул инвалид, ялгызына гына тормыш итү кыенлашкан.  Балаларны тәрбияләп аякка бастыруда Анжеланың да, Алексейның да әнисе хәлдән килгәнчә ярдәм итә. Ананьевларның хуҗалыгы зур түгел – тавык асрыйлар, бакчада төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр, шулай да һәркемгә эш җитәрлек.

Ананьевлар гаиләсенең иң зур байлыгы – балалар. Алексей белән Анжела аларга үзләренең тәмле сүзләрен, йөрәк җылысын беркайчан кызганмыйлар, бар назны балаларына бирәләр. Киләчәктә дә аларның йортында балалар тавышы тыныт тормасын, һәммәсенә дә киләчәк тормышта үз бәхетләрен табарга насыйп булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International