Һәркем өчен яз яңа тормыш һәм үзгәрешләр, тәүге һәм җылы мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ата-ана булган гаиләләр үзләренең яңа хис-тойгылары белән 19 майда ГХАТ бүлегендә узган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар.
Бәхетле аналар котлауны Мамадыш муниципаль районы Җирле пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәновтан кабул иттеләр. Ул гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләп калды һәм сертификатны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.
ГХАТ бүлегенең баш белгече Фәния Гаязова залда утыручы 9 гаиләне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Гаиләләрен саклап, һәрьяктан яклап, кадерен белеп яшәүләрен теләп калды. Алыштыргысыз “Семейные страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.