Халыкара Гаилә көне белән котлау

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

15 май көнне яңа туучыларны теркәү, ата хокукын билгеләү, законлы никахлашуга гариза бирү вакытында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре бирегә килүчеләрне үтә бер җылылык белән тәбрик иттеләр, изге теләкләрен юлладылар.

Традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатында электрон котлаулар (открыткалар) күп кенә танышларга, дусларга, туганнарга җибәрелде. Шулай ук ЗАГС хезмәткәрләре үзләре дә өйләрендә һәм балалар бакчаларында яраткан кешеләреннән һәм балаларыннан котлаулар кабул иттеләр. Барлык гаиләләр дә тату һәм бәхетле булсын! 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International