15 майда Гаилә көне уңаеннан Апас районы Кызыл Тау авылы мәдәният йортында “Ныклы гаилә - ил күрке” исемле кичә узды. Аны китапханәче Нурия Гаффарова һәм авыл җирлеге коллективы ярдәме белән оештырды. Кичәдә 55, 50, 45 үрнәк гаилә юлы узучы Сәмигуллиннар, Садриевлар, Дәминовлар, Гыйльметдиновлар гаиләләре катнашты. Аларны бәйрәм белән тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров та килде. Кичә чыгышлар, җыр-моңнар, уеннар белән үрелеп барды.