"Мәхәббәт белән җылытылган гаилә

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял паркында Халыкара Гаилә Көне узды. Бәйрәм "Мәхәббәт белән җылытылган гаилә" девизы астында тантаналы рәвештә үтте. Традиция буенча, паркның үзәк сәхнәсеннән Әлмәт шәһәре гаиләләренә изге сүзләр һәм якты теләкләр яңгырады.

Әлмәт районында 40 209 балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 24 345 гаилә яши. Ундүрт әни Татарстан Республикасының "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде. 2016 ел безнең шәһәр күрсәткечләргә аеруча бай булды: Әлмәт җирендә 3162 сабый дөньяга килде. Алар арасында 26 пар игезәк балалар һәм беренче тапкыр 1 тройня туды. Ел саен 1500 пар яшь гаилә барлыкка килә.

Мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче ата-аналар тарафына күңел кылларын тетрәндерүче сүзләр яңгырады. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Афлятунова, Әлмәт хатын-кызлар Берлеге рәисе Гүзәл Еремеева, ГХАТ Идарәсе башлыгы Гүзәл Әмирова,  шулай ук дини конфессияләр, шәһәр оешмалары вәкилләре әлеге гаиләләрне бәйрәм белән котлады.

ГХАТ Идарәсе  "Гаилә - бу бик шәп" проектында җиңүчеләр хөрмәтләделәр. Укытучылык өлкәсендә 195 еллык стажы булган Поповлар гаиләсен һәм балаларны татар халкы традицияләре буенча тәрбияләүче Валиевлар гаиләсен ГХАТ Идарәсе башлыгы Гүзәл Әмирова котлады. Ул аларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International