Мамадыш районында үрнәк, матур гаиләләр бик күп

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә яратып, кайгыртып эндәшүче  тату гаиләләр. Шундый гаиләгә hәрвакыт сокланып карыйсын. Матур итеп дөнья корган, инсафлы hәм тәртипле балалар үстергән гаиләләрне күрү күңелләргә ямь өсти. 
Халыкара гаилә көнендә менә шундый гаиләләрнең берсе - Айрат һәм Лилия Салаховлар  гаиләсендә  булып кайтты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре. Алар 10 ел элек шушы көнне никахларын теркәгән булганнар. Бүгенге көндә ике ул үстерәләр: Азат белән Ислам. Аларга алга таба да тигезлектә, кайгы- хәсрәт күрмичә озак еллар яшәүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International