Дәрес Халыкара гаилә көненә багышланды.
Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә булачак парлар өчен Халыкара гаилә көненә багышланган гадәти булмаган дәрес узды. КЦСО "Доверие" психологы никахка керергә әзерләнүчеләр белән эш алып барды. Булачак яшь парлар гайләдә нинди чорларны үтү, бер-береңә хөрмәт һәм ышанычны саклап калу өчен ничек дөрес итеп аралашырга кирәклеге хакында күп кенә яңа нечкәлекләрне белделәр.
"Бәхетле гаилә мәктәбе " һәр атна саен сишәмбе көнне 10.00 сәгатьтә уза. Дәрес бушлай, анда барлык теләүчеләр дә катнаша ала.