Гаилә һәм гаилә ядькарьләре дәресе

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

15  нче май көнне, Бөтендөнья гаилә көнен билгеләп үткәндә , Татарстан Республикасы Менделеевск районы башкарма комитетының  ГХАТ бүлегендә  “ Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү технимуы” филиалында укучылар өчен гаилә  һәм гаилә ядькарьләре дәресе үткәрелде. Дәрес тарихи-мәгълүмат бирү блогы, юридик блок, гамәли блок дип исемләнгән өч өлешкә бүленгән иде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Филатова М. В. бу бәйрәмнең килеп чыгышы, гаилә, никах төшенчәләре, язылышуның символы булган  пар балдаклар  һәм аларның килеп чыгышы  турында сөйләде.  Ул ГХАТ бүлегенең 2017 нче елның 4 аенда , 2016 нчы елның шушы чоры белән  белән чагыштырып,  эшләгән эше белән таныштырды.

Юридик яктан тәшкил итүче гаилә мөнәсәбәтләре белән Менделеевск районының кеше хокуклары буенча вәкиле Зарипов М. М. үзенең чыгышында, укучыларның игътибарын никахны законлы теркәүнең әһәмиятле булуына юнәлтте, чөнки бары никахны законлы теркәгәндә генә ир белән хатынга бер-берсе  һәм  никахта туган балалар өчен юридик яктан     җаваплылык йөкләнә. Соңгы елларда  илдә  киң таралган язылышмыйча гына яшәү, мирас итеп алу вакытында юридик яктан  төзәтә алмаслык  нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Гамәли  блокта техникум  филиалы хезмәткәрләре чарада катнашучыларга язылышуның ничек алып барылганын кхрсәттеләр, аннары туганлык җепләрен белү буенча кроссворд чиштеләр.

Дәрес ахырында укучылар алынган белемнәр өчен Марина  Виктор кызы  белән Марат Мисхәт улына зур рәхмәтләрен белдерделәр. ГХАТ бүлегенең тантана залында төшкән күмәк фотосурәт укучылырда оныитылмаслык хисләр калдырыр һәм  киләчәктә алар  шушы залга илебезнең тату гаиләләрен төзү әйләнеп кайтырлар дип ышанып каласы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International