15 май - Халыкара гаилә көне

2017 елның 16 мае, сишәмбе

15 май Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы, ул безгә әйләнә-тирә белән танышырга ярдәм итә. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү.

Шушы бәйрәм алдыннан “Нократ” редакциясе ГХАТ бүлеге белән берлектә “Минем гаиләм” дип аталган фотконкурс ачып җибәрде. Монда катнашырга 20 гаилә теләк белдерде. Җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә булды: Таир, Данил, Екатерина һәм Дарьяна гаиләләре- 1 урын; Исмагыйлевлар гаиләсе –2 урын; Хәйриевлар гаиләсе –3 урын. Без аларны ихлас котлыйбыз, катнашучыларга һәм тавыш бирүчеләргә рәхмәт белдерәбез. Барыгызны да Халыкара гаилә көне белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International