Халыкара гаилә көне уңаеннан, Алексеевск ЗАГС булегендә Гайсиннар, Харитоновлар, Фоминнар, Майоровлар һәм Широбоковлар гаиләләре катнашты. Алар барысы бергә бәхетле гаилә булдыру рецепты тәзеделәр. Балалар нык гаилә рәсемнәре ясаган арада, әти-әниләре узара танышу һәм гаилә гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Әңгәмә барышында шул ачыкланды, матур гаилә нигезе ул- ата-аналарны хәрмәт иту, бер-беренне ярату, саннау, тынлап яшәу тора икән. Аннан соң ата-аналар балалары белән бергә "Бәхетле гаилә" өе төзеделәр. Өйнен нигезе- фундамент, анда алар тәрле символлар ябыштырдылар. Катнашучылар йөрәкләрендә булган, хисләре аша матур фикерләрен житкерделәр.Мәхәббәт, аңлау, кайгырту, жылылык, ярату шикелле сузләр кичне тагын да ямьләндерде. Ә йортнын түбәсен яхшы кәеф берләштерә дигән фикергә килделәр. Катнашучылар бер тугәрәккә басып, бер-берсенә изге теләкләрен житкереп, кулларыннан тотынып матур гаилә жылысы тәзеделәр!Бәйрәм ахырында Алексеевск муниципаль районы әтиләр Советы рәисе Олег Фомин Халыкара гаилә Көне белән котлап, барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Жюри әгъзасы Елена Макарихина йомгак ясап, рәхмәтен белдерде. Катнашучыларга дипломнар һәм рәхмәт хатлары , Алексеевск районына багышланган тарихи китаплар тапшырылды.