Сарман районында Гаилә көне

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан Иске Кәшер ял паркында Марселия һәм Җәүдәт Фәрхетдиновларның бергә гомер кичерүләренә ­– 55,  Алинә һәм Фәрит Сөләймановларның гаилә коруларына 35 ел тулу уңаеннан "Гаилә – җылы учак" дип исемләнгән матур кичә үтте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова юбилярларга район башлыгының Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләрен тапшырды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Татарстан “Гаилә’  региональ иҗтимагый оешмасының район бүлеге вәкиле Фәридә Шәйдуллина, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, авыл ветераннар советы рәисе Зина Якупова, элекке хезмәттәшләре, күршеләре иң изге теләкләрен ирештерделәр. Сөйләүләр матур җырлар белән үрелеп барды. Алинә апа белән Җәүдәт абый да үзләре яраткан җырларын башкардылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International