Һәр кешенең тормыш юлы гаиләдән башлана. Гаилә - тормышыбызның нигезе.
Нәкъ менә шушы бәйрәм көнендә Митрофановлар гаиләсе үзләренең никахларын теркәргә булдылар. Алар 2016 елның 30 июле көнне очраша башлыйлар һәм шул вакыттан бирле гел бергә. Бу көнне сайлаганда алга таба гаиләләрендә икеләтә бәйрәм билгеләнеп үтеләчәге турында уйламаган да алар.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге мөдире Фәния Әхмәтшина яңа язылышкан парны ихлас котлады, аларга гаилә бәхете, үзара аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, озын-озак еллар яшәүләрен теләде. Киләчәктә, бу матур пар күркәм гаилә төзеп, үрнәк тормыш алып барыр, ГХАТ бүлегенә балалары туу турында таныклык алырга әле бер генә килмәс дип ышанасы килә.