Зөбәрҗәт туйлары белән котлау

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Балтач районы башкарма комитетының. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 15 май- Халыкара гаилә көне уңаеннан  Нормабаш авылында яшәүче, 55 ел иңне-иңгә терәп бер сукмактан атлаган Венера Фәйзулла кызы һәм Ахунҗан Мөхәммәтҗан улы Мәрдановлар гаиләсендә зөбәрҗәт туйлары белән котлады.Мәрдановлар гаиләсе- Нормабаш авылының иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Ирле хатынлы Мардановлар икесе дә урман итәгендә утырган Нормабаш авылында туып үскәннәр, күп балалалы гаиләләрдә тамыр ныгытып , 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң гаилә керемен тулыландыру максатыннан авыл хуҗалыгы тармагында эшли башлаганнар.Бар гомерләрен туган хуҗалыкларына багышлаган Мардановлар.Авыл хуҗалыгында эшләгәндә башланган дуслык җепләре олы мәхәббәткә әйләнгән. 1962 елда язылышкан парлар 4 балага : 2 кыз   һәм 2 ир-егеткә гомер биргәннәр. Кызганычка каршы  1 уллары һәм 1 кызлары бүген янәшәләрендә юк инде.Бүгенге көндә өлкән Мәрдановлар зур иркен йортта уллары Мөнир һәм киленнәре Лилия тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәләр. Гомер буе эшләп яшәгән  өлкәннәрнең үрнәк тәрбиясе, бүген оныклары, балалары  күп итеп кош-корт, терлек асрап хәләл хезмәт  белән  намуслы яшиләр. Районның алтын юбиларлар китабына кул тамгаларын салган юбилярлар бугенге яшәешләреннән бик канагәтҗ. Гаилә йортларына иминлек, җылылык муллык  өстәп 5 оныклары, 1 оныкчыклары үсеп килә. Туган җирләрендә, газиз нигезләрендә, бер сүздән , бер ымнан бер-берсен аңлашып яшәгән Мәрдановларга без дә, бәхет, куанычлы көннәр теләп кайттык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International