Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 2017 елның 15 майда Зәй шәһәре 4 нче мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен «Сер түгел» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Әңгәмә өчен тәкъдим ителгән темалар – гаилә темасын яктырткан закон нормалары, гаиләдә ир һәм хатынның бер- беренә карата җаваплылыгы, никах теркәү тәртибе, гаиләдә конфликтларны булдырмау, узара җылы мөнәсәбәтләрне озак еллар саклап калу серләре. Яшьүсмерәргә материал рольле уеннар аша тәкъдим ителде, эчтәлекле брошюралар һәм буклетлар өләшелде. Укучылар темаларны чагылдырган анкета сорауларына кызыксынып җавап бирделәр.