15 майда илебездә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы матур бәйрәмгә карата, Минзәлә шәһәренең өченче номерлы урта мәктәбендә 10 сыйныф балалары алдында гаилә дәресе үткәрелде. Дәресне мәктәптә уңышлы гына эшләүче укытучы Артур Пакшин алып барды. Дәрестә укучылар белән берлектә мәктәп директоры Оксана Гобәйдуллина һәм ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова да катнашты.