Балык Бистэсе районында тәрбиягә бала алган гаиләләрнең “Балам–багалмам” клубы эшләп килә. Гаилә көне уңаеннан район мәдәният йортында әлеге гаиләләрнең тантаналы очрашу кичәсе булып узды.
Бу чара гади очрашу бәйрәме генә түгел, ә иңне -иңгә куеп, тату яшәп, чит балаларны үзенекедәй якын күреп, аңа бар назын биреп тәрбияләп үстергән гаиләләрне тагын бер кат хөрмәтләү, аларга дан җырлау кичәсе дә иде. Чыннан да, гаилә тулы булып, йорт бәхеткә күмелеп торсын өчен, анда балаларның шат авыз һәрчак яңгырап торырга тиештер ул. Арабызда һәрьяктан үрнәк булырлык гаиләләр, кешелекле һәм миһерабанлы әти-әниләр бик күп. Бүгенге тантаналы чарага да шушындый изге күңелле өч гаилә чакырулы иде.
Чакырылган парлар бергэ 30 хэм 35 ел бергэ гомер итэлэр.
Район башкарма комитетының опека һәм тәрбиячелек бүлеге башлыгы Гүзәлия Баһавиева әлеге гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Кичәгә килгән “Бердәм Россия” сәяси партиясенең район бүлеге җитәкчесе Лидия Касыймова, ЗАГС бүлеге башлыгы Миләүшә Зарипова, Балык Бистәсе районының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, “Район хатын-кызлары” җәмгыяте оешмасы рәисе урынбасары, район мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова да гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп яшәвен чагылдырган гаилә көне белән тәбрик итеп, һәр гаиләгә уңышлар теләделэр.