Кеше гомере гаиләдән башлана, гаиләдә ул гражданин буларак формалаша. Гаиләдә ул мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек дигән төшенчәләрне таный башлый.
Гаилә көне Азнакай шәһәрендә елдан –ел күбрәк катнашучыларны җыя, бәйрәм итү форматы да үзгәрә. 2017 елның 15 май көнендә, ГХАТ бүлегендә 200-нче итеп теркәлгән сабыйны тантаналы шартларда котладылар. Ул - Миңнеханов Айдан Артур улы булды. Бәхетле әти-әнине котлап, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкче урынбасары Дамир Гыйләҗев баланың туу турында таныклыгын, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Традиция буенча котлауларга ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм хезмәт коллективлары да кушылды.
Бәйрәм чарасының икенче блогында, гаилә тормышының юбилярларын тәбрикләү булды. Хөсәенов, Заспенко, Багауов, Мостаев гаиләләренә ул көнне иң зур хөрмәт күрсәтелде.Алар күңелгә ятышлы истәлекле бүләкләрләр белән бүләкләнделәр, кайнар алкышлар һәм уңай эмоцияләр алдылар.
Бу көнне яшь азнакайлыларга Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды. Мәдәният идарәсенең артистлары сәнгать номерлары белән чыгыш ясап, кичәне бизәделәр.