9 май көнне яшь гаилә – Айгөл һәм Динур Төхфәтуллинарның икенче балалары – уллары Самат туды. Әти-әни күп котлаулар һәм тәбрикләүләр кабул итте. Гаиләгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау һәм быел 14 гыйнварда өйләнешкән Гүзәлия һәм Булат Тимергалиевлардан бүләк тапшырылды.