2017 елның 15 май көнендә, Халыкара гаилә көне уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен, никахлашу Сараенда экскурсия үткәрделәр.
ЗАГС Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сагыйтова балаларга гражданлык хәле актларының төп төрләре турында, оешма эшчәнлеге турында сөйләде. Экскурсия барышында, балалар күпгасырлар сакланган акт китапларын карадылар, гаилә законнары турында сөйләштеләр, гаилә кыйммәтләре темасына кроссвордлар чиштеләр.
Очрашу ахырында, балаларга никахлашу Сараенда үткәрелә торган тантаналар турында сөйләделәр, никах теркәү тантанасын карарга чакырдылар.