15 май көнне дөньяның күпчелек илләрендә искиткеч матур бәйрәм - Халыкара гаилә көне бәйрәм ителә. Бу көнне туганнарны котлыйлар, әмма иң мөһиме - бәйрәм көнендә генә түгел, ә теләсә-кайсы көндә үз гаиләң турында уйлау, истә тоту. Кешеләр арасында гаиләдән дә мөһимрәк мөнәсәбәтләр юктыр. Җәмгыятьнең рухи һәм мәдәни киләчәге гаиләгә бәйле. Әгәр кеше гаиләсеннән уңса, ул башка тормыш өлкәләрендә дә уңышка ирешә. Моннан тыш, гаилә гражданнарда югары дәрәҗәдә җаваплылык формалаштыра, төп әхлакый һәм иҗтимагый кыйммәтләргә өйрәтә. Бары тик ата-ана җылысын, өй рәхәтен тоеп үскән балалар гына чын-чынлап бәхетле һәм олы тормышка әзер булалар. Бу искиткеч бәйрәм көнендә битараф калмыйча ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны уллыкка (кызлыкка), опекага алган һәм күпбалалы гаиләләргә зур рәхмәт белдерәсе килә.
Барлык гаиләләр дә гранит кебек нык, ә мөнәсәбәтләр эчкерсез булсын иде. Гаиләдә беркайчанда бәхәс-талашлар чыкмасын, кешеләр бер-берсен яратсыннар, хөрмәт итсеннәр иде. Татарстан гаиләләре тагын да ныграк, татурак һәм күпсанлы булсын. Аларның юлларында авырлыклар һәм киртәләр азрак очрасын. Исәнлек-саулык сезгә, тыныч якты көннәр, үзара аңлашу, иминлек һәм бәхет телибез.
Иң изге теләкләр белән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе