Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

       15 май  көнне Халыкара гаилә көне уңаеннан Югары Ослан муниципаль районыныӊ район мәдәният йортында ирле-хатынлы Куклихиннар Михаил улы Александр  һәм  Федор кызы Вера 55 ел бергә тигез гомер итүләрен, зɵбəрҗəт  туйларын билгелəп үттелəр. Бу гаилə 55 ел бергə кулны кулга тотынып тормыш юлыннан атлый.

Александр Казан елга техникумын тәмамлагач Казан елга портында эшли, юнәлеш буенча Чувашстан республикасы Чабаксар шәһәренә җибәрелә лаеклы ялга кадәр  кран  буенча  механик мастер булып эшли. Вера Федор кызы бөтен хезмәт эшчәнлеген мәгариф системасына багышлый, башта 4 ел Югары Ослан урта мәктәбендә,Чебаксар шәһәренә күчеп киткәч тарих һәм җәмгыять белеме укытучы булып эшли. Ирле-хатынлы Куклихиннар лаеклы итеп улларын тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге вакытта ике оныгын һәм ике оныкчыгын тәрбияләүдә булышалар. 2001 елда Куклихиннар гаиләсе  туган ягына Югары Ослан авылы әйләнеп кайта.   Бу  гаилә юкка гына яшәмәдек дип әйтә алалар: агач утырттылар, йорт төзеп  ул үстерделәр.

55 ел  бергә гомер иткән Куклихиннар  гаиләсен”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын , истәлекле бүләген һәм чәчәкләр тапшырды.Чараныӊ азагында Куклихиннар яшь гаиләләргә бәхет, бер –берсен  хөрмәт итүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International