Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә рәсемнәр күргәзмәсе

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

    2017 елның декабрендә Рәсәйнең ГХАТ органнарына 100 ел тула. Бу истәлекле вакыйга кысаларында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә төрле чаралар һәм бәйгеләр планлаштырылган.

    15 май көнне никахлашу Сараенда "ГХАТ тарихы" күргәзмәсе ачылды. Бәйгедә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар катнашты. Оештыручылар фикеренчә, балалар рәсемнәрдә сорауларга җавап бирергә тиеш иде: "Кайда гаилә туа?", "Нәрсә ул ГХАТ?" һәм "Түбән Кама ГХАТ Идарәсе Эмблемасы” нинди булырга тиеш. Һәр рәсем үзенчәлекле. Конкурс нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр билгеләнде.

     Шунысын искәртү кирәк, "ГХАТ тарихы" проекты Түбән Кама муниципаль районы мәгариф Идарәсе ярдәме белән башкарыла һәм рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен үстерүгә һәм пропагандалауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International