Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәм 1993 елда ООН Генераль Ассамблеясы резолюциясе тарафыннан игълан ителде. Бу көн илнең уңышлы һәм прогрессив үсешле булуында гаиләнең иминлеге әһәмиятле роль уйнавын тагы бер кат исбат итеп тора. Бу бәйрәм тагын бер җәмәгатьчелеккә, күп санлы гаилә проблемаларына игътибарны арттыра.
Халыкара гаилә көне уңаеннан, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе Әлмәт медицина колледжы студентлары белән очрашу оештырды. ГХАТ Идарәсе белгечләре студентларны Әлмәт районының 2016 елгы демографик күрсәткечләре белән таныштырды. Аларга гаилә кору тәртибе, гаилә кыйммәтләрен саклау, шулай ук ГХАТ Идарәсендә нинди чаралар үткәрелүе турында бәян иттеләр.