Ана капиталы сертификаларын тапшыру чарасы

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

2017 елның 15 маенда Халыкара “Гаилә көне” уңаеннан Балтач районы ГХАТ булегендә ана капиталы сертификаларын тапшыру  чарасы узды. Гаиләләрендә  икенче бала дөньяга килгән 5 гаилә ана капиталы сертификатына  ия булдылар. Чараны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде.Ул барлык гаиләләрне ихлас күңелдән котлап, җылы теләкләрен ирештерде:”Гаилә- мәхәббәт учагы, хөрмәт  һәм ихтирамнан торган җәмгыятьтәге яшәешебезне тәшкил итә. Бер генә кеше дә гаиләдән башка яши алмый”-дип билгеләп узды ул. Шулай ук  бүләкләү чарасында Балтач пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Рашит улы Нотфуллин да катнашты. Җитәкче сертификат алган гаиләләрне кайнар котлап, аны файдалану алымнары хакында да аңлатып үтте.”Күп кенә бәхетле гаиләләр дә торак мәсъәләсеннән  читтә кала алмый, шуна күрә сертификатны торак алу юнәлешендә куллансагыз отышлы булыр”- диде ул. Чара ахырында барлык әниләргә чәчәчк бәйләмнәре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International