Түбән Кама районының Олы Афанас авылында гаилә бәйрәме

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

     2017 елның 15 маенда Олы Афанас авылында, Гаилә көненә багышланган, “Минем бәхетле гаилә”  бәйрәме үтте.

     Балалар өчен, асфальтта рәсем конкурсы оештырылды, күңелле бәйгеләр, викториналар һәм "Әти, әни, мин – спорт гаиләсе" гаилә стартлар үткәрелде.

     Чара кысаларында,  авылның үрнәк гаиләләре – Маннаповлар, Есиповлар һәм Нуриевлар "Гаилә аллеесында" агачлар утырттылар.

      Агач утырту тәмамлаганнан соң, авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары Марина Жукова катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтте, сәламәтлек, иминлек теләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International