Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Халыкара гаилә көне

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

       15 май көнне "Гаилә" үзәк шәһәр паркында, Халыкара гаилә көненә һәм Рәсәй ГХАТ органнарына 100 ел тулуына багышланган, "Гаиләгә булган мәхәббәт"  исемендәге чара узды. Бу бәйрәмне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм мәдәният Идарәсе оештырды.

         Бәйрәмгә алты пар гаилә чакырылган иде. Алар быел сапфир, алтын һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр. Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулу истәлегенә,  юбилярларга исемле медальләр һәм Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең Мактаулы актын тапшырдылар. Юбилярларны хөрмәтләү тантанасы “гаилә йозагын бикләү” йоласы  белән тәмамланды. Юбилярлар йолада бик теләп катнаштылар һәм гаилә берлеге билгесе "Мәхәббәт агачына" махсус йозакларны беркеттеләр.

         Аннары кунакларны бик эчтәлекле мәдәни-күңел ачу программасы көтте: "Гаилә бәхете әлифбасы", " Гаилә кыйммәтләре фестивале".

         Программада биш яшь гаилә пары катнашты. Алар жюри хөкеменә үзеләренең гаилә “Эмблемасын” тәкъдим иттеләр, викториналарда, “Иң яхшы вальс биюен” күрсәтү һәм “Иң яхшы мәхәббәткә аңлашу” бәйгеләрендә катнаштылар.

         Искәртеп узабыз, чара гаилә институтын ныгытуга, традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International