2017 елның 13 май көнендә Арча районы Яңа Кенәр авыл җирлегендә Гаилә көне уңаеннан “Гаилә хакын зурлый белгән парлар, үрнәк булып торсын яшьләргә” исеме астында әдәби кунакханә узды. Чарада Яңа Кенәр урта мәктәбенең 10 нчы класс укучылары, Яңа Кенәр авыл җирлегенең сәркатибе, ЗАГС эшен алып баручы И. Р.Әхмәтҗанов һәм Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучысы Р.Д.Сәгдиев катнашты. Авылның ихтирамга лаек, хезмәт сөючән, тормыштан ямь, тәм табып яши белгән Даяр һәм Равилә Хөсәеновлар һәм Илдар һәм Әлфия Фәйзрахмановлар гаиләләре кунакка чакырылды.