Гаилә сакчысы

2017 елның 12 мае, җомга

12 май Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында " Менделеев муниципаль районы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Өмет Яры" МТЗ һәм СЗ ТР» социаль-тернәкләндерү бүлеге реабилитантлары өчен «аерылгысызлар» сакчы курчак ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чараның максаты өлкәннәрне һәм инвалидларны мәдәни һәм рухи баетуга, үсешкә җәлеп итү, халык иҗатына кызыксыну уяту.

"Аерылгысызлар" икесенә бер гомуми куллы ир-ат hәм хатын-кыз фигурасыннан тора, символик мәгънәсе тормыш юлын hәрвакыт янәшәдә баруны анлата. Сакчы курчакның мәгънәсе гаиләне саклау, еллар буена көчәергә булышу, мәхәббәтне, тугрылыкны җуйдырмау, күз тидерүдән hәм башка бәла-казалардан саклау. Ул курчакта күктәге фәрештәләр hәм үз кулы белән ясаган кешенең ярдәме тупланган. «Аерылгысызлар» яңа гына өйләнүчеләр өчен дә, өйләнгәннәр өчен дә гаиләне ныгыту өчен, бергә яшәүне, тормышны шомарту өчен, ызгышсыз hәм рәнҗесез яшәү өчен әйбәт бүләк.  Дәрес күргәзмә белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International