2017 елның 11 маенда Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көне алдыннан Тәтеш беренче номерлы урта мәктәбенең 5 сыйныфы укучылары өчен (класс җитәкчесе А.Н. Пигилова) экскурсия узды.
ГХАТ бүлеге начальнигы Дианова Лариса Михайловна укучыларга гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, гаилә традицияләрен ныгыту буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып очрашу дәверендә килеп чыккан дискуссиядә катнаштылар.
Соңыннан Л.М. Дианова “Минем гаиләм-минем байлыгым” дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар гаилә бәхетен ничек аңлауларын әйтеп бирергә тырыштылар.
Экскурсия азагында укучылар әти-әниләренә һәм башка гаилә әгъзаларына карата үзләрен ничек тоту буенча истәлекле кагыйдәләр алдылар.