Спас районы Балымер авылында яшәүче туксан яшьлек Александра Кузяйкинага тормышның барлык кыенлыкларын күрергә туры килә.
Полянка авылында ишле гаиләдә туып үскән кыз бик иртә нужа арбасына җигелә. Әти-әнисе Петр Тимофеевич белән Татьяна Петровна зур хуҗалык тоталар: атлары, сыерлары һәм зур гына йорт яны җирләре була. Тазарак тормыш белән яшәгән Алексеевларны башкалар белән бергә кулаклар исемлегенә кертеп, башка җиргә озаталар. Сигез яшендә кызның әтисе үлә һәм тормышның бөтен авырлыгы әнисе җилкәсенә төшә. Бу елларда ачлыгын да, ялангачлыгын да алар күп күрә. Кияргә киеме булмаганлыктан, ул ике класс кына укып кала.
Аннары сугыш башлана. Ул елларда күргән авырлыкны сүз белән генә аңлата торган булмый. Унике яшьтән зурлар белән бертигез эшләгән Александра үгез җигеп җир сөргән вакытларын әле дә тыныч кына искә төшерә алмый. Ул вакытларда ирләр, хатын-кызлар эше дип аерып тормаганнар. Сугыш чоры законнары каты була, бөтен кеше дошманны җиңү омтылышы белән яши һәм эшли.
Халыкның озак көткән Җиңү көне авылда чын бәйрәмгә әверелә. Тыныч тормыш башлана, сугыштан соңгы еллар да әле бик авыр була. Аннары Александра Петровна тормышка чыга, ире Александр Павлович җиде ел Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәннән соң туган Балымер авылына кайта. Яшь гаилә шушы авылда тормыш корып җибәрә. Тормыш мәшәкатьләре белән вакыт үткәне сизелми дә, гаиләнең шатлыгы булып кызлары Татьяна һәм Валентина туа. Александра Петровна гомере буе фермада эшли, ире дә туган хуҗалыгында тырышып хезмәт итә (ул инде вафат).
Язмыш кешегә нинди генә сынаулар әзерләми. Тольятти шәһәрендә яшәгән кызы Татьянаның ире бик яшьтән үлә. Бер-бер артлы ике улын да соңгы юлга озата ул, үзе дә инвалидлыкка чыга. Ана күңеле барысы өчен дә кайгыра.
Икенче кызы Валентина да Тольяттида яши. Ул кызы һәм улы, оныклары белән әнисенә кунакка кайтырга ярата. Биредә аны сагынып көтеп торалар. Әниләре аларга җылы оекбашлар, урындык өсләре, идәнгә матур паласлар бәйләп куя һәм бүләк итә. Олы булса да, тавык-чебеш асрый, бакчасында яшелчәсен үстерә.
– Мин эшсез торырга күнекмәгән, – ди ул,– мәшәкатьләр күңелсез уйлардан арынырга ярдәм итә, кыенлыклар да онытыла...
Авыр тормыш юлы үткән Александра Петровнаны авылдашлары хөрмәт итә. Ул үзе дә башкаларга ярдәм итәргә тырыша, киңәш-табышка да күршеләре аңа йөри.
Хезмәт ветераны үзе янына йөргән социаль хезмәткәр Марина Пигалевага, авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Сибгатуллинага, үзе турында кайгырткан бөтен кешегә бик рәхмәтле.
Гомере буе хуҗалыкта намус белән эшләгән, көчле рухлы Александра Петровнага җан тынычлыгы, исәнлек телибез.