Катнашучыларның кулларында сугышта катнашкан туганнары, үзләрнең ветераннары, тыл хезмәткәрләре, сугыш елы балалары фотосүрәтләре иде. Алар үзләренең гомерләре, саулыклары бәрәбәренә, сугышның бөтен ачысын, авырлыгын үз җилкәләрендә тоеп җиңүне якынайтуда зур өлеш керткәннәр. Безнең хәзер шушындай матур, тыныч, бай, бәхетле тормышта яшәвебез алар батырлыгы, үз-үзләрен аямыйча сугышулары нәтиҗәсе.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә “Үлемсез полк” маршында катнашып үзләренең бабалары һәм бабаларының бабалары сүрәтләрен алып бардылар.
Без хәзерге буын кешеләре сугышта катнашкан, тылда кояш-төнгә ялгап, бөтен көчләрен, соңгы телем икмәкләрен сугышчылар белән бүлешкән, тыл хезмәтчеләре, авыр сугыш чоры балалары алдында баш иябез, алар алдында мәңгелек бурычлы икәнебезне беләбез һәм беркайчан да аларны онытмабыз.