9 май көнне Менделеев муниципаль районы бөтенроссия "Үлемсез полк" акциясендә катнашты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читттә калмады. Полкны район Башлыгы Валерий Чершинцев җитәкләде. Акциядә ветераннар Советы, оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, шәһәр халкы, кулларында әти-әниләренең, әби-бабайларының портретларын тотып, Юбилей, Бурмистров урамнары буйлап Мәңгелек Ут мәйданына кадәр уздылар. Фоторәсемнәр, чәчәкләр, георгий тасмалары, сугыш еллары җырлары, истәлекләр – болар барысы да патриотик "Үлемсез полк" акциясенең хәрәкәтен бәйләп барды.