Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтү тантанасы быел да истәлекле, матур чараларга бай булды. Меңләгән азнакайлылар "Үлемсез полк" парадында катнаштылар. Аның бер өлешен оештыру ГХАТ бүлегенә беркетелгән иде. ГХАТ бүлеге белгечләре зур горурлык һәм патриотизм хисләре белән бу эшне оештырдылар. Нәтиҗәдә йөзләрчә шәһәрдәшләр, сугышта катнашучыларның портретларын тотып, Җиңү паркыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә төзелгән монумент каршындан башлап, тантаналы музыка астында парадта катнаштылар.
Азнакай районы һәм шәһәр җирле администрациясенең ГХАТ бүлеге бу юлы да үзенең гражданлык позициясен күрсәтте һәм район халкының ихтирамын яулады.