Сарман районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттеләр. Көне дә бик матур - кояшлы һәм җылы булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен юллады.
Ял паркында урнашкан мемориал комплекста Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәләгенә тере чәчәкләр, тәкыялар салынды. Бер минут тынлык игълан ителде, хәрби залп яңгырады.
Соңыннан "Үлемсез полк" акциясе үтте. Колоннаны район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкләде. Акциядә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, аграр көллият студентлары, район оешма-учреждениеләре хезмәткәрләре, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе катнаштылар. Анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы геройлары портретлары белән үзәк ял паркында урнашкан һәйкәлгә менделәр, геройлар истәлегенә чәчәкләр салдылар.