9 май - Бөек Жину бәйрәме. Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ хезмәткәрләре 72 нче Бөек Жиңү бәйрәмендә дә уз өлешләрен кертмичә калмады. 9 май көнне Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны, тылда станок артында, колхозда басу кырларда көн-төн эшләп Жинугә уз өлешләрен керткән фидакарь тыл хезмәтчәннәрен олы ихтирам һәм юксыну белән искә алып, аларнын тиндәшсез батырлыклары алдында баш ияләр, “Үлемсез полк” акциясында катнаштылар.
Бу елны катнашучыларның саны узган ел белән чагыштырганда икеәләтә күп дияргә була, 1700 дән артык кеше катнашты. Үзәк мәйданнан алып Совет урамы буйлап Мәңгелек ут янына кадәр кечкенә һәм зур патриотлар хәрби маршка атладылар. Ә финишта венок һәм чәчәкләр салдылар.