Бүген Баулыда Җиңү мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм митингы узды. Баулы районы хокук саклау структуралары хезмәткәрләре, локаль хәрби конфликтларда катнашучылар, мәктәп укучылары тантанлы рәвештә мәйданнан узды. Баулы халкын район башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин, шәһәрнең шәрәфле гражданины, хезмәт ветераны Марсель Мөхәммәтшин котладылар. Аннан соң Мәңгелек ут төбенә чәчәкләр салынды.
Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге “Үлемсез полк”ка кушылып Җиңү аллеясы буйлап горур атлады.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре барлык бәйрәм чараларында да катнаштылар.