Бәйрәм чаралары Чистай шәһәрендә үзәк мәйданда тантаналы митинг белән башланып китте. Меңләгән шәһәрлеләр кебек үк ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка, Герой-чистайлылар стелаларына чәчәкләр, веноклар кую өчен бәйрәм колонналарында бардылар.
Бәйрәм чарасы Скарятинский бакчасында дәвам итте. Биредә ветераннар өчен “Кыр кухнясы” эшләде, ә үзешчән сәнгать коллективлары менә дигән концерт куйдылар.
“Үлемсез полк” акциясе исә күңелләрдә мәңге онытылмас хатирәләр калдырды. Иңне-иңгә терәп дигәндәй, бик оешкан төстә чистайлылар илне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан якыннарының портретларын күтәреп, хәрби музыка астында хәрәкәт иттеләр.
Бәйрәм концерт һәм фейерверк белән төгәлләнде.