"Үлемсез гаскәр" йөрешендә Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре катнашты

2017 елның 9 мае, сишәмбе

Елдан-ел Бөек җиңү бәйрәмендә сугыштан җиңү белән кайткан ветераннарыбыз саны кимегәннән кими. Вакыт алга бара, ләкин яшь буын җиребезне саклап калган әби-бабаларыбызны онытмый. Бөек Ватан сугышы күп кенә гаиләләргә кагылып тарихта тирән эз калдырган. Бүгенге көн тыныч һәм ул елларның авырлыгын күз алдына китерү безгә кыен. Шушы бөек көнне "Үлемсез гаскәр" йөрешендә Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре дә бик актив катнашты.  Сугышта катнашканнарны истә тоту, тарихны яшь буынга җиткерү һәм алар үзләренең ватандашлары өчен горур булуларын өйрәтү безнең бурычыбыз. Без хәтерлибез, без горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International