ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2017 ел
сишәмбе

Кама Тамагы районыннан Насыйровлар гаиләсендә ике бик мөһим көн бер көндә берләшә -  1947 елның 9 май көне  алар барлык халык белән Җиңү көнен генә түгел,никахлашуларын билгеләп үтәләр. Һәм менә алар 70 ел инде Җиңү көнен һәм никахлашкан көннәрен каршы алалар.

2017 нче елның 9 май көнендә Әгерҗе ГХАТ бүлеге коллективы Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Гиззатуллина Сания Бадретдин кызында булды.  18 март көнне ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Сания апа гомер буе Әгерҗе районы өчен хезмәт иткән, лаеклы ялга чыккачта 11 елда 8 ай эшләве белән горурлануын әйтте.  Загс бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Сәим кызы Бөек Ватан сугышы толын, хезмәт ветеранын  Җиңү көне белән котлады һәм азык- төлек пакеты тапшырды.

Оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, балалар, мәртәбәле  кунаклар ил өчен яу кырында көрәшкән якташларыбыз истәлегенә  чәчәк бәйләмнәре салырга, аларны кабат искә алырга чыктылар. Бәйрәм митингысында 2200 райондашыбыз катнашты. 150 кеше мәйданнан “Үлемсез полк” маршы белән узды. Әлеге чарада гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе дә теләп катнашты. Ә ул көннең иң кадерле кунаклары, билгеле инде, сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары иде. Өлкәннәребезнең дулкыланулары йөзләрендә үк күренде. 

2017 нче елның 9 нчы май көнендә Саба муниципаль районы үзәгендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг үтте. Митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, предприятие, учреждение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, район халкы катнашты.  Ветераннар һәм район халкы өчен бәйрәм концерты оештырылган иде. Митинг Мәңгелек учакка веноклар һәм чәчәкләр кую белән тәмамланды.                                         

8 майда районның барлык авылларында да Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды. 9 май көнне Җиңү парады район үзәгендә үтте.

Бәйрәм чарасы "Үлемсез полк" маршы белән башланып китте, анда 1300дән артык кеше катнашты.

Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Җиңү көне аерым урын алып тора. Әлеге бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. Бу шатлыклы, тантаналы язгы көндә сугышта катнашкан барлык ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

9 нчы май көнне Мөслим район үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы булып узды. Әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә ГХАТ бүлеге зур активлык күрсәтте.

    Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында илдә Бөек Җиңү көне уңаенннан  “Үлемсез полк” россиякүләм акциясе уздырыла. Әлеге чарага Балык Бистэсе халкыда  бик теләп кушылды.

 «Үлемсез полк» акциясе – 9 май бәйрәменең тагын бер күркәм традицияләренең берсе. Бу конне Балык Бистэсе районында  күләмле "Үлемсез полк" акциясе үтте. Мэктэп балалары, батырларнын туганнары фотолар кутэреп парадка чыкты. Без батырларны искэ алырга, бер вакытта да онытмаска тиеш.

2017 нче елның 9 май көнендә Әгерҗе районы ГХАТ бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Сәим кызы январь аенда 85 яшен тутырган, сугыш һәм тыл ветераны Шайдуллина Сәүдә Мөхәмәтҗан кызында булды. Ул офицер иренең истәлекләрен - сугышчан бүләкләрен, орден- медальләрен күз карасы кебек саклый. Бәйрәм көнендә ветеранны балалары, оныклары котлады, Лилия Сәим кызы торт һәм чәчәк бәйләме белән тәбрикләде.

Җиңү көнендә Россия күләмендә Үлемсез полк акциясе узды. Үзләренең сугышта катнашкан әтиләре, бабайлары, туганнары, танышларының фотографияләрен полкта йөртер өчен йөзләгән мең кеше колоннага тезелеп урам буенча китте. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге акциядә катнашты һәм Бөгелмә урамнары буенча уздырылган Үлемсез полкта йөрде.

Канәфер чәчәге Бөек Җиңү көненең бер символы булып тора. Ул батырлык, кыюлык һәм авырлыкларны җиңеп чыгуны гәүдәләндерә. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Җиңү көнендә ветераннарга чиксез ихтирам билгесе итеп канәфер чәчәкләре тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International