70 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау

2017 елның 9 мае, сишәмбе

Кама Тамагы районыннан Насыйровлар гаиләсендә ике бик мөһим көн бер көндә берләшә -  1947 елның 9 май көне  алар барлык халык белән Җиңү көнен генә түгел,никахлашуларын билгеләп үтәләр. Һәм менә алар 70 ел инде Җиңү көнен һәм никахлашкан көннәрен каршы алалар.

Рәхмәт туе – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасырдан күбрәк  гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Кама Тамагы районы Чаллы авылыннан Фәвзия һәм Гайнан Насыйровлар гаиләсе – матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәй­лә­гән көннәргә дә инде 70 ел гомер үтеп киткән. 70 ел бергә алар бер-берсенә терәк булып, тормыш авырлыкларына бирешмичә 7 бала устерәләр.

Аларга, өлкән буын кешеләренә,катлаулы  тормыш юлын утәргә, күп нәрсә кичерергә туры килә. Әмма алар намус белән үз җилкәләрендә  барлык кыенлыкларны кутәрәләр, һәм шуңадыр да язмыш  аларга озын уртак тормыш итү хокукы бирә.

Фәвзия белән Гайнан Насыйровларга сокланмаган кеше юктыр. Әйе,70 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел. Тормышның бит аның төрле вакыты бар. Әмма бу гаиләгә карап, биредә тынычлык хөкем сөрүен, бер-берсенә юл биреп яшәгәнлекләрен аңларга була.

Ярты гасыр бер-берсенә таяныч, терәк булып гомер кичерүче парны бу матур вакыйга – рәхмәт туйлары белән Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм иткән көнне Кама Тамагының ГХАТ булеге җитәкчесе Елена Халикова һәм Олы Кариле авылы башлыгы Фарук Гарифуллин котлады.

Аларның 70 ел бергә тормыш дәверендә бик куп хатирәләре сакланган. Балалары, оныклары инде усеп җиткән,  хәзерге вакытта 17 оныклары һәм 23 оныкчыклары усеп килә. Рәхмәт туйларын алар  якыннары арасында каршы алалар, һәм һәрбер мизгелләренә бергә куанып яшиләр. 

Гаиләсенэ чәчәкләр, Кама Тамагы муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истэлекле бүләкләр тапшырылды.

Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Насыйровлар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.

Бер-берсенә булган җы­лы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп, ярты гасырдан артык тату гомер кичергән Насыйровларның алдагы көннә­рендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International